ӘССӘӘЛӘМҮ ГӘЛӘЙКҮМ ҮӘ РАХМӘТУЛЛААҺИ ҮӘ БӘРӘКӘТУҺҮ, ХӨРМӘТЛЕ ДУСТЫМ!
Раббыбыз бәракәтле атна, күңелебезгә иман- һидәят, күркәм холык бирсен.
Калебебезне иман нуры, ислам нуры, Коръән нуры белән балкытсын!
Аллаһы Тәгалә үзе кабул итә торган хәерле, игелекле, гамәлләр кылырга язсын.
Дөньябызга тынычлык, иминлек кайтсын. Сугыш афәтләре бетсен.
Сабыр булып, бердәмлектә, татулыкта, ярдәмләшеп яшик.
Бер-беребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле, шәфкатьле, миһербанлы, матур мөгаләмәдә булыйк!
Иман байлыгы, жан - күңел тынычлыгы, сәламәтлек, камил акыл, зирәк зиһен телим.
Раббыбыз сәламәтлектән, саулыктан аермасын. Әәмиин.
Олы хөрмәт һәм изге дога белән, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин